Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Илназ Галәвиевны Мәскәүгә озатканнар

19 яшьлек җинаятьче ике урынлы камерага урнаштырылган, аның күршесе авыр тән җәрәхәтләре ясауда гаепләнә.

Казандагы мәктәптә укучы һәм укытучыларны үтергән Илназ Галәвиев Мәскәүдәге тикшерү изоляторына китерелгән. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә.

Чыганак мәгълүматы буенча, гаепләнүче ике урынлы камерада урнашкан, үзен тыныч тота һәм агрессия билгеләре күзәтелми. Аның күршесе авыр тән җәрәхәтләре ясауда гаепләнә. Илназ Галявиев үз гаебен тулысынча таный.

Иҗтимагый күзәтү комиссиясе җаваплы сәркатибе Алексей Мельников хәбәр иткәнчә, җинаятьче башкала СИЗОсына 12 июньдә китерелгән.

"Галявиев үзе Казан изоляторында утырганда, теләсә нинди гамәл өчен - торырга, утырырга, башын кашырга рөхсәт алырга тиеш булган, дип раслый. Мәскәүдә дә аның артыннан катгый рәвештә күзәтәләр", - дигән Мельников.

Беренчел мәгълүматлар буенча, Галявиев Мәскәүгә психологик-психиатрия экспертизасы уздыру өчен китерелгән.


Чыганак:  http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/9-keshene-gomeren-kyygan-ilnaz-galvievny-mskg-ozatkannar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев