Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ял көннәрен гаилә белән

18 майда Халыкара музейлар көне билгеләп үтелә.

Иртәгә, 18 майда, Баулы районының туган якны өйрәнү музее үз ишекләрен 17 сәгатьтә ача. Барлык чаралар Гаилә елына багышлана. Тамашачылар игътибарына "Гаилә альбомыннан" дип аталган фотокүргәзмә тәкъдим ителәчәк. Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы Кадрия Шарованың шәхси күргәзмәсе ачылачак. Алга таба рәссам чарада катнашучылар өчен "Язгы чәчәк бәйләме" мастер-классын үткәрәчәк. Бу көнне музейда татар милли баш киеме калфак тегәргә һәм кәрзиннәр бәйләргә, «Гаилә кафесында» үлән чәе эчеп карарга мөмкин булачак.

Фото: туган якны өйрәнү музее

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев