Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Иң яхшылар йөз мең алачак

Татарстанда авылга эшкә кайтүче яшь белгечләргә ярдәм итү программасы тормышка ашырыла.

Югары уку йортларын тәмамлаганнан соң районнарга кайтырга яки шәһәрдән авыл җирлегенә күченергә карар иткән яшьләргә 150-300 мең сум күләмендә “подъёмный” акча һәм бер ел дәвамында ай саен төп хезмәт хакына өстәп, хезмәткә түләүнең минималь күләме кадәр акча түләү каралган.

Шулай ук югары уку йортларында махсус максатчан урыннар да бар, аларга эләгү өчен, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә мөрәҗәгать итү зарур. Бу югары белем алу мөмкинлеге генә түгел, ә эшкә урнашу гарантиясе дә булып тора. Мәктәпне тәмамлаучылар өчен бу аеруча мөһим.

Инде авыл җирлегендә эшләүче яшь белгечләр өчен дә ярдәм чаралары каралган. Мәсәлән, эш башлаучы фермерларга үзләренең бизнес-проектларын тормышка ашыруга республика авыл хуҗалыгы министрлыгы грантларын алу мөмкинлеге бар. Ә авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләре “Агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәре” конкурсы кысаларында ярдәмгә дәгъва итә ала. Иң яхшы йөз белгечкә йөзәр мең сум биреләчәк. Конкурста катнашу өчен, агымдагы елның 20 ноябренә кадәр Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына заявка һәм документлар тапшырырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев