Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Фермерлар игелекле эшләргә кушылды

Бу катлаулы вакытта район инвалидлар җәмгыяте физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итәргә карар кылган, аларга фермерлар һәм авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре дә теләктәшлек белдергән.

Район инвалидлар җәмгыятендә 600гә якын кеше исәптә тора. Җәмгыять рәисе Хаҗәрия Мортазина бу катлаулы чорда мохтаҗларга ярдәм итү инициативасы белән чыккан һәм җирле фермерларга, хуҗалык җитәкчеләренә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Алар өч мең сум акча бүлеп биргән, шул ук сумманы җәмгыять үзе дә өстәгән. Бу акчага он сатып алынган.

Хаҗәрия Мортазина хәбәр иткәнчә, аеруча мохтаҗ 119 кеше бишәр килограмм он алган. Алдагы планнарда – җәмгыятьнең үз умарталыгыннан бал өләшү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев