Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Дөнья чемпионаты вакытында Казан кунаклары 21 меңнән артык өчпочмак ашаган

Россия җанатарының уртача чек бәясе – 1,5 мең, чит ил туристыныкы 2 мең сум тирәсе тәшкил иткән.

Футбол буенча Дөнья чемпионаты вакытында Visit Tatarstan бренды тарафыннан аккредитацияләнгән кафе, бар һәм рестораннарга килүчеләр 21 125 өчпочмак ашаган. Бу хакта ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Моннан тыш, әлеге җәмәгать туклануы урыннарына килүчеләр 87 927 литр сыра эчкән.

Россия җанатарының уртача чек бәясе – 1,5 мең, чит ил туристыныкы 2 мең сум тирәсе тәшкил иткән.

Хинкали ясый торган кафеда барлыгы 57 674 хинкали һәм 5 786 хачапури ашаганнар.

Казан рестораторлары әйтүенчә, Колумбия җанатарлары иң итагатьле туристлар булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев