Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Дәүләт Думасында нитратлы продуктлар саткан кибетләрне штрафка тартырга тәкъдим итәләр

Дәүләт Думасы депутаты Василий Власов (ЛДПР) нитратлы продуктлар саткан өчен кибетләргә 500 мең күләмендә штраф кертергә тәкъдим итә. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

РИА Новостига парламентарий хәбәр итүенчә, тиешле тәкъдим белән хатны ул Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте башлыгы Анна Поповага юллаган.

“Минем тарафтан югары дәрәҗәдә нитратлар булган продуктлар белән сату итүче кибетләргә 500 мең күләмендә штраф кертүне күзаллаучы закон проекты эшләнә”, диелгән РИА Новости карамагында булган хатта.

Власов шулай ук әлеге проблеманың ел саен күтәрелүен, ә булган чараларның гамәлдә эшләмәвен әйтә.

Ул әлеге азык-төлек һәм шундый товарларның сәламәтлеккә зур зыян салуын искәртә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X