Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бурычлы булып калма

1 декабрьдә узган ел өчен милек, җир һәм транспорт салымнарын түләү срогы чыга.

Бүгенге көндә Баулы районында салымнар җыю авыр бара. Россия федераль cалым хезмәтенең 17нче районара инспекциясенең салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге начальнигы Надежда Андреева сүзләренә караганда, Баулы районында яшәүчеләр салымнарның 40,8 процентын гына түләгән әле.

Салымны баулылар үзләре өчен уңай булган берничә ысул белән түли ала: Дәүләт хезмәтләре порталы аша һәм салым белдерүе буенча банкта яки почта бүлекчәсендә.

Салым белдерүе почта аша килмәгән икән, аны күпфункцияле үзәк (МФЦ) офисы аша алырга була. Моның өчен @mfc16_tatarstan аша “Приём заявления физического лица (его законного или уполномоченного представителя) о получении его налогового уведомления лично под расписку через МФЦ” хезмәтен сайларга кирәк. Моның өчен паспорт күрсәтү кирәк. Гариза бирүченең вәкиле мөрәҗәгать иткән очракта, аның гариза бирүченең вәкиле булуын раслаучы документлары – нотариаль расланган ышаныч кәгазе, опека хезмәте биргән опека һәм попечительлек турында документ, законлы вәкил мөрәҗәгать иткән очракта – туу турында таныклык кирәк. Әлеге хезмәтне башкару срогы – биш эш көне. Салым белдерүен МФЦга барып аласы була.

Салымнар түләү срогы тәмамланганчы аз вакыт калып бара – ике атнадан азрак, шуңа күрә ашыгырга кирәк. Салым түләмәгән өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган бит.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев