Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

БЕЗНЕҢ ТАНКЕР

Баулыда туып-үскән, бүгенге көндә Санкт-Петербургта яшәүче Валерий Макаров, редакциягә килеп, бер атна элек илебезнең төньяк башкаласында төшерелгән фотосурәт күрсәтте.

Валерий Николаевичның хезмәт биографиясе суднолар ремонтлау заводы белән бәйле. Баулының 1нче мәктәбендә укыган вакытта үзләштергән автослесарь һөнәрен гомерлек юлдашы иткән ул. 1971 елдан суднолар ремонтлаучы слесарь булып эшләгән. Диңгез транспортын яхшы белә. Эше чит илләргә озак вакытлы командировкалар белән дә бәйле булган. Аңа барырга туры килгән иң ерак ил – Куба.

Валерий Макаров сүзләренә караганда, ул Санкт-Петербургка беркетелгән барлык судноларны да белә. Туган шәһәре “Баулы” исемен йөртә торган танкер барлыгы турында да хәбәрдар булган. Судноны күрергә теләп, порт буйлап махсус йөргән. “Очрашу” көтмәгәндә булган.

– Мин Санкт-Петербург портының диңгез каналы янында яшим. Бервакыт өйдән чыктым да кибеткә киттем. Шул чак үз күзләремә үзем ышанмадым: алдымда “Баулы” танкеры тора. Тиз генә өйгә фотоаппарат алырга йөгердем. Күптән күрешмәгән, юксынган якын кешемне очраткан кебек дулкынландыргыч хисләр кичердем, – дип сөйләде Валерий Макаров, фотосурәтне күрсәткәндә.

Әлеге танкер катнаш (елга-диңгез) йөзү танкерлары сериясендә икенче судно булып тора. Ә беренчесенә “Әлмәт” исеме бирелгән.

Суднолар нефть һәм нефть продуктлары, шул исәптән бензин ташу өчен көйләнгән. Йөкнең температурасы 50 градус хәлендә тоту тәэмин ителгән. Бер үк вакытта ике төр йөк төяп була.

Судно Идел-Дон каналы һәм Идел-Балтыйк су юлы габаритларына туры килә. Габарит озынлыгы – 139,99 метр, судно киңлеге – 16,6 метр, борт биеклеге – 5,5 метр. Автономлыгы – 20 тәүлек. Экипаж 12 кешедән тора.

Белешмә: “Баулы” танкеры А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводында төзелгән. Судно проектын эшләгән Диңгез инженерлык бюросы хәбәр иткәнчә, 2011 елның 23 июнендә чыгарылган танкерны суга 2012 елның 7 июлендә төшергәннәр, судно 2013 елның 27 маенда кулланылышка тапшырылган (актка кул куелган).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X