Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулыларга укырга беркайчан соң түгел

Пенсия алды яшендәге 41 баулылы “Демография” милли проектының “Өлкән буын” федераль проекты ярдәме белән яңа һөнәрләр үзләштерә.

Проект мәшгульлек үзәге аша тормыш ашырыла. Программаның максаты – хезмәт базарында конкурентлыкка сәләтлелекне һәм һөнәри мобильлекне тәэмин итүче белемнәр, компетенцияләр һәм күнекмәләр алу яки аларны үстерү өчен, өстәмә һөнәри белем бирүне оештыру юлы белән пенсия яшендәге гражданнарны эш белән тәэмин итүгә булышу. Укулар үткәрелә торган һөнәрләр исемлеге Баулы муниципаль районы хезмәт базарындагы ихтыяҗны исәпкә алып формалаштырылган. Моның өчен, халык мәшгульлеге үзәге оешмалар белән берлектә ихтыяҗ һәм тәкъдимгә анализ ясалган.

Бүгенге көндә әлеге проект кысаларында 41 кеше укырга җибәрелгән, 15е укуларын тәмамлаган һәм билгеләнгән үрнәктәге документлар алган. 26 кеше белем алуын дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев