Баулылар белемнәрен тикшерә ала
Халыклар бердәмлеге көне алдыннан, 2 ноябрьдә “Зур этнографик диктант” бөтенроссия акциясенә Баулы районы да кушылачак.
Баулылар әлеге халыкара акциядә өченче тапкыр катнаша. 2016 елда безнең районда беренче диктант 2нче мәктәптә үткәрелде. Узган елда 71 баулылы күп милләтле илебез халыкларының тарихы һәм мәдәнияте буенча белемнәрен тикшерү өчен Покров-Урыстамак мәктәбенә җыелды. Быел этнографик диктант кабат 2нче мәктәптә узачак. Башлана сәгать 10да.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев