Баулылы 100 яшен тутырды
Сабира Кашапова кичә 100-яшьлек юбилеен билгеләде. Матур вакыйга белән аны район башкарма комитеты начальнигы урынбасары Ринат Хәмидуллин һәм халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Светлана Аджалова котладылар. Муниципаль район сайты хәбәр итүенчә, лаеклы ялга кадәр Сабира Галәветдин кызы Баулы районының "Йолдыз" колхозында эшләгән. Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатынының ике баласы,...
Сабира Кашапова кичә 100-яшьлек юбилеен билгеләде.
Матур вакыйга белән аны район башкарма комитеты начальнигы урынбасары Ринат Хәмидуллин һәм халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Светлана Аджалова котладылар.
Муниципаль район сайты хәбәр итүенчә, лаеклы ялга кадәр Сабира Галәветдин кызы Баулы районының "Йолдыз" колхозында эшләгән.
Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатынының ике баласы, биш оныгы, тугыз оныкчыгы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев