Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулыларның пропискасын тикшерүчеләр күбәйде

Агымдагы елның языннан торак-коммуналь идарәләренең, торак милекчелеге ширкәтләренең (ТМШ) һәм авыл җирлекләре башкарма комитетларының гражданнарның теркәлүе өчен җаваплы затларына торак биналарда яшәүчеләрнең теркәлүен тикшерү вәкаләте бирелде.

Тикшерү үткәргәч, җаваплы затлар акт төзергә тиешләр, анда гражданнарның теркәлмичә (даими яисә вакытлы теркәүсез) яшәве фактлары чагылдырыла.
Әлеге акт нигезендә миграция хезмәте тикшерү турында күрсәтмә чыгара һәм, РФ Административ хокук бозулар турында кодексының 19.15 маддәсе буенча, теркәү узмыйча яшәүче гражданнарны җавапка (штраф күләме - мең ярымнан ике мең сумга кадәр) тартырга хокуклы хезмәткәрләрне тикшерүгә чыгара. Арендалаучыларга торакта вакытлы теркәүсез яшәргә мөмкинлек тудырган фатир милекчеләренә карата да шундый ук җаваплылык (һәрбер кеше өчен ике меңнән дүрт мең сумга кадәр) карала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев