Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулыда кар автомобильләрен чыдамлыкка сыныйлар

Кар катламы барлыкка килүгә, сунарчылык белән шөгыльләнергә һәм табигать кочагында ял итәргә яратучылар кар автомобильләренә күбрәк өстенлек бирә башладылар.

Дәүләт техник күзәтчелеге бүлеге мәгълүматлары буенча, Баулы районында бүгенге көндә 43 кар автомобиле текәлгән, 12 кар автомобиле - физик затларга, 31е юридик затларга карый. Бу - рәсми статистика саннары. Халыкта кар өемнәреннән "курыкмый" торган техника чараларының чын саны тагын да күбрәк, дип саныйлар Дәүләт техник күзәтчелеге белгечләре. Кешеләрнең документлар рәсмиләштерәсе, транспорт салымнары түлисе, кар автомобильләре белән идарә итү таныклыгы алу өчен курсларда укыйсылары килми, ләкин алар үзләренең тормышын куркыныч астына куялар. Әлеге хәлгә төзәтмә кертү өчен, Дәүләт техник күзәтчелеге закон бозучыларны ачыклау буенча рейдларга чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев