Баулы районында өч машина бәрелешкән, бер кеше үлгән
Баулы районында яңа елда беренче юлда үлүче теркәлде Авария 7 гыйнвар көнне 11.45тә Казан-Оренбург трассасының 382нче чакрымында булган. Анда өч автомашина бәрелешкән: "Лада Гранта", "КамАЗ" һәм Hyundai Santa Fe. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, "Лада Гранта" автомашинасын йөртүче каршы як хәрәкәт юлына чыккан, анда ул "КамАЗ" автомашинасына бәрелгән. "КамАЗ" исә...
Баулы районында яңа елда беренче юлда үлүче теркәлде
Авария 7 гыйнвар көнне 11.45тә Казан-Оренбург трассасының 382нче чакрымында булган. Анда өч автомашина бәрелешкән: "Лада Гранта", "КамАЗ" һәм Hyundai Santa Fe.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, "Лада Гранта" автомашинасын йөртүче каршы як хәрәкәт юлына чыккан, анда ул "КамАЗ" автомашинасына бәрелгән. "КамАЗ" исә Hyundai Santa Fe автомашинасы белән бәрелешкән.
"Лада" машинасын йөртүче авария урынында һәлак булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев