Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулы кәсәбәчеләре өчен яңа мөмкинлекләр

Әгәр дә сез шәхси бизнесыгызны ачарга телисез яисә эшмәкәрлек белән шөгыльләнәсез икән, Татарстан хөкүмәтенең эшмәкәрлеккә булышлык программалары турында мәгълүматлар сезнең өчен файдалы булыр.

"Лизинг-грант" программасы түбәндәге кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына субсидияләр бүлеп бирүне күздә тота:
- бизнес-проектларны тормышка ашыру өчен лизинг килешүләре төзүчеләргә;
- эшкәртү сәнәгате һәм агросәнәгать секторында эшләүчеләргә.
Инновацион продукцияләр җитеш-терүне һәм кертүне тормышка ашыручы кече һәм урта эшмәкәрлеккә булышу программасы ике төрдәге кече инновацион компанияләргә (МИК) адресланган:
1. Эшчәнлекләре интеллектуаль хезмәт нәтиҗәләрен практик кулланудан яисә эшкә кертүдән гыйбарәт булган яңа гына эш башлаучы кече инновацион компанияләргә.
2. Инновацион товарлар җитештерүче, инновацион хезмәтне тормышка ашыручы, шулай ук технологик инновацияләргә чыгымнар тотучы кече инновацион компанияләргә.
Аларның беренчеләренә 500 мең сумга кадәр субсидия каралган, ләкин бизнес-проектның тулы бәясенең 85 процентыннан артыграк түгел, икенчеләре өчен - 5 миллион сумга кадәр, ләкин бизнес-проектның тулы бәясенең 75 процентыннан артыграк түгел.
Технологик тоташуга, шулай ук энергия нәтиҗәлелеген күтәрү чараларына чыгымнарны субсидияләү программасы өч юнәлештә эшли:
1. "Техник тоташтыру". Алучылар - 2008 елның 1 гыйнварыннан соң электр челтәре хуҗалыгы объектларына тоташкан кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре һәм аларга булышу инфраструктурасы объектлары. Субсидия күләме - электр челтәре хуҗалыклары объектларына технологик тоташуга чыгымнарның 50 проценты, ләкин 3 миллион сумнан артык түгел.
2. "Энергоаудит". Алучылар - 2008 елның 1 гыйнварыннан соң энергия тикшерүләре үткәргән кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары. Субсидия күләме - чыгымнарның 50 проценты, ләкин 1,5 миллион сумнан артык түгел.
3. "Энергия белән тәэмин итү". Алучылар - 2008 елның 1 гыйнварыннан соң энергияне саклаучы чараларны тормышка ашыручы, шул исәптән энергия нәтиҗәлелеген арттыручы технологияләрне, җиһазларны һәм материалларны сатып алуга, эшкә кертүгә чыгымнары булган кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары. Субсидия күләме - чыгымнарның 50 проценты, ләкин 3 миллион сумнан артыграк түгел.
Мәгариф хезмәтләре алуга чыгымнарны субсидияләү программасы хезмәткәрләрне укытуга акча керткән һәм чыгымнарның бер өлешен кайтарырга теләүче кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына субсидияләр алырга мөмкинлек бирә.
Татарстанда эшмәкәрлеккә булышлык программалары турында мәгълүматлар ТР Икътисад министрлыгы сайтында урнаштырылган: http://mert.tatarstan.ru/rus/info.php?id=577729.
Эшмәкәрлеккә булышу үзәге вәкиллекләренең иң якыны Әлмәт шәһәренең Нефтьчеләр урамындагы 15нче йортта урнашкан. Вәкил Элина Никитинаның телефоны - 89047671786, электрон почта адресы - nikitina.sce@yandex.ru.

Баулыда "Техприсоединение" программасы буенча субсидия алуга исәп тотарлык 8 кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты бар (алар 2008 елның 1 гыйнварыннан соң электр челтәре хуҗалыгы объектларына тоташтылар). Ләкин алар үз чыгымнарының яртысын кайтарып алырга мөмкин икәнлеген белмиләр... Аларны Әлмәттә эшмәкәрлеккә булышу үзәгендә көтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев