Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулы артистлары җиңү яулады

Баулы татар халык театры Казан шәһәрендә узган "Идел-йорт" төбәкара фестиваленең өченче турында икенче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.

Фестивальдә 130 коллектив катнашты, аларның 15е өченче, йомгаклау турына чыкты. Фестивальнең быел Туфан Миңнуллин истәлегенә багышлануы сәбәпле, Баулы халык театры күренекле драматургның "Хушыгыз" исемле драмасы буенча спектакль әзерләде. Жюри куелышның үзенчәлекле булуын, һәрбер артистның һәм тулаем бөтен коллективның башкару осталыгына, декорациянең, музыкаль һәм тавыш бизәлешенең уңышлы булуына югары бәя бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев