Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулыда янгын куркынычсызлыгын кайгырталар

Баулы муниципаль районында янгын сүндерү часте, социаль яклау хезмәткәрләре, авыл җирлекләре башлыклары составындагы 14 профилактик төркем, янгыннарны булдырмау максатыннан, күп балалы гаиләләр, социаль яктан имин булмаган гражданнар, ялгыз өлкәннәр, инвалидлар яши торган торакларга профилактик рейдлар уздыра.

Өлкәннәр һәм балалар белән көнкүреш приборларын куллану кагыйдәләре һәм ачык ут чыганаклары белән сак булу турында әңгәмәләр үткәрелә.

Бүгенге көндә профилактик төркемнәр 1214 күп балалы гаиләләр яши торган торакны, 184 социаль яктан имин булмаган күп балалы гаиләләр йортын, балигъ булмаган балалар яши торган 198 йортны, 2210 ялгызы яшәүче өлкәннәр йортын, 424 социаль яктан имин булмаган гражданнар торагын йөреп чыккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев