Баулыда тракторларны тикшерәләр
3 июньнән Баулы районында “Трактор – Прицеп” профилактик операциясе башланган. Ул 28 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
Операция вакытында үзйөрешле техника һәм прицепларның техник торышы, куллануга рөхсәт булу-булмау, дәүләт теркәү билгеләре кую дөреслеге, шулай ук йөртүченең тиешле тракторчы-машинист таныклыгы булу-булмау тикшерелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев