Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулыда һәр бишенче йортта су урлыйлар

Шәһәр халкының су кулланган өчен бурычы тугыз миллион сумнан артып киткән.

Шәһәр башкарма комитеты, хокук саклау органнары, экология хезмәте һәм “Водоканал” вәкилләреннән торган махсус комиссия 20 майдан Баулы шәһәрендәге шәхси йортлар буйлап йөри башлаган. Комиссия эшенең максаты – шәхси йортларның шәһәр су белән тәэмин итү челтәрләренә тоташуларының законлы-законсыз булуын тикшерү, намуссыз кулланучыларны ачыклау. Комиссия беренче атнада гына да 50 йортны карап чыккан. Челтәрләргә законсыз тоташкан һәм суны исәпләү приборларыннан башка кулланган өчен, тугыз кешегә актлар төзелгән. Аларга штраф түләргә туры киләчәк. Аның күләме урлашу юлы белән “экономияләнгән” акча күләменнән күп тапкыр күбрәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев