Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулыда кышка техника һәм реагентлар җитәрлек

Шәһәр урамнарында кардан арындыру техникасы эшли башлады. Кышын урамнарын тәртиптә тоту өчен техника һәм реагентлар җитәрлек күләмдә.

Баулы шәһәренең төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе баш инженеры Вадим Шәрифуллин сүзләренә караганда, кар күп яву сәбәпле, предприятие хезмәткәрләре эшкә иртәнге сәгать өчтә үк керешә. Урамнарны кардан арындыру белән җиде берәмлек техника мәшгуль – ике катнаш машина, грейдер, ике МТЗ-82 тракторы, ике мини-төягеч.

Иң беренче чиратта аеруча мөһим юллар – мәктәп маршрутлары, тротуарлар – чистартыла. Аеруча куркыныч участокларга – юл чатларына, текә урыннарга ком-тоз катнашмасы сибелә. Быелгы сезонга 350 тонна шундый катнашма әзерләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев