Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулыда бурычлыларның өйләренә баралар

Баулы районының торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлылар белән эшләү комиссиясе полиция хезмәткәре һәм Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгече белән берлектә Новозареченск һәм Салих авыл җирлекләрендә утырышлар уздырды.

Авыл җирлекләре советларында халык белән очрашудан соң, комиссия бурычлы кешеләрнең фатирларын йөреп чыкты. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен, шул исәптән каты коммуналь калдыкларны чыгару өчен бурычлы һәр граждан белән индивидуаль әңгәмә үткәрелде. Зур бурычлары җыелган һәм авыр тормыш хәлендә булган кешеләргә бурычларны реструктуризацияләү юлы белән түләү тәкъдим ителде. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләмәүчеләрне административ җаваплылык турында кисәттеләр.

Чыганак: Баулы муниципаль районы рәсми порталыhttp://bavly.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1446789.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев