Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулыда бурычлыларны аулыйлар

Баулы районы территориясендә “Бурычлы” оператив-профилактик операциясе үткәрелә.

Полиция хезмәткәрләре 18-28 ноябрьдә гражданнарны административ хокук бозган өчен түләнмәгән штрафлары булу-булмауга тикшерә.

2019 елның ун аенда 41 бурычлы Россия административ хокук бозулар турындагы кодексының 20.25нче маддәсе буенча җаваплылыкка тартылган, аларның эшләре судка тапшырылган булган. Россия эчке эшләр министрлыгының Баулы районы бүлеге мәгълүматына караганда, исемлектә әле тагын биш бурычлы бар, аларга да чират җитәр.

Исегезгә төшерәбез, Россия Административ хокук бозулар турындагы кодексының 20.25нче маддәсе 1нче өлеше нигезендә, штрафны вакытында түләмәгән өчен штрафны ике тапкыр арттыру, яки 15 тәүлеккә кулга алу, яисә мәҗбүри эшләр каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев