Баулы ветераннары яшьләрдән калышмый
Баулы районының Өченче буын университетында яңа уку елы башланды. Хәзерге вакытта биредә, компьютер грамоталылыгы нигезләрен өйрәнү өчен, яңа төркем тупланган.
Өченче буын университетында төрле яшьтәге, төрле һөнәр ияләре белем ала. Алар арасында гомере буе нефть тармагында хезмәт куйган, Баулы районының мактаулы гражданины Марсель Мөхәммәтшин да бар. Өлкән яшьтә булуына карамастан, компьютерда эшләргә өйрәнү өчен, курсларга язылган.
– Хәзерге заманда тормышыбызны компьютердан башка күз алдына да китереп булмый, – ди Марсель Мөхәммәтшин. – Без эшләгәндә, аның кирәге юк иде. Хәзер исә бөтен мәгълүмат, бөтен яңалык компьютерда. Аннан башка кыен. Яшьләрдән калышырга ярамый.
Студентлар, беренче көннән үк, мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат белергә омтыла. Барысын да бер теләк берләштерә – барлык түләүләрне Дәүләт хезмәтләре порталы аша түләргә һәм документлар белән эшләргә өйрәнү.
– Мин гомерем буе 2нче мәктәптә математика укыттым. Өстәмә белем алырга беркайчан да вакыт җитми иде. Гел үземнең предмет буенча гына укый идем, – ди Раилә Вдовина. – Курсларга язылдым, компьютер грамоталылыгы нигезләрен бик теләп өйрәнәм. Киләчәктә торак-коммуналь хезмәтләр өчен бөтен түләүләрне дәүләт хезмәтләре порталы аша үзем түлисем килә. Чөнки ул портала ша түләү уңайлы. Өйдән чыкмыйча гына табибларга язылырга була, хәтта республика табибларына да.
– Баулы районында РФ пенсионерлар берлегендә өлкән буынга белем бирү буенча өч төркем оештырылды, – дип сөйләде “Хезмәткә дан” хәбәрчесенә Баулы районында клиентлар хезмәте (бүлек хокукында) җитәкчесе Станислав Тимофеев. – Алар – “Сәламәтлек. Үз-үзеңә ярдәм”, “Компьютер грамоталылыгы нигезләре”, “Өлкән буын өчен финанс грамоталылыгы” факультетлары. Киләсе елда чит телләр, кул эшләре һәм бию-хәрәкәт терапиясе курслары да ачарга планлаштырабыз. Безнең районда инде җиде йөзгә якын кеше компьютер грамоталылыгы курсларын узу турында сертификат алды. Ул курста уку бушлай. Кызылъяр авыл җирлегендә дә компьютер грамоталылыгы курсларын ачу күздә тотыла. Анеда укырга теләүчеләр бар, заявкалар килде. 15 кеше җыелса, төркем ачарга мөмкин.
– Мин “Алтынчәч” балалар бакчасында утыз елдан артык шәфкать туташы булып эшләдем, – ди Нурия Гәрәева. – Хәзерег вакытта мин пенсиядә. Компьютерда эшли белү кирәклеген аңладым. Киләчәктә барлык түләүләрне, өйдән чыкмыйча гына, дәүләт хезмәтләре порталы аша түләргә уйлап торам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев