Баулы спортчысы Самара чаңгы юлында җиңү яулады
Ялларда Самарада «Сокольи горы 2023» чаңгы марафоны узды.
Марафонга бөтен Россиядән чаңгычылар җыелган. Баулы-Октябрьский шәһәрләре җыелма командасы Гыйльманов Илдар, Галимов Илдар, Мәҗитов Камил, Храмов Алексей, Торбин Владимирдан торган.
17 яшьлек баулылы Камил Мәҗитов 17 чакрымлы трассаны 51 минут 18 секунд 51 минутта узып, ярышларның әлеге категориясендә 48 катнашучы арасында 2 урын яулаган.
Чыганак: bavly.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев