Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулы районында көзге культураларны чәчү тәмамланды

Баулы районы игенчеләре көзге культураларны чәчүне төгәлләде.

Көзге культуралар 7,4 мең гектарда чәчелгән, бу районның чәчүлек мәйданының 26 процентын тәшкил итә. Көзге арыш – 4,1 мең гектарга, бодай 2,6 мең гектарга чәчелгән.

Туфрак эшкәртү эше дә дәвам итә. План буенча, 37,4 мең гектар сөрүлекне эшкәртәсе бар. 6 сентябрьгә булган мәгълүматка караганда, әлеге эш 65 процентка башкарылган.

Бер үк вакытта азык әзерләү эше бара. Районда бер баш шартлы терлеккә 19 центнер исәбеннән азык әзерләнгән. Бүгенге көндә хуҗалыкларның төп көче силос әзерләүгә юнәлтелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев