Баулы районында дамба төзелә
Уба авылы халкына ташу бүтән куркыныч тудырмаячак – биредә саклагыч дамба төзи башладылар.
Дамба төзүне Татарстан экология министрлыгы контрольдә тота. Әлеге эшкә министрлык бюджетыннан 23 миллион сумга якын акча бүленгән.
Әлеге вакытта Уба авылыннан ерак түгел авыр техника эшли – экскаваторлар һәм бульдозерлар кара туфракны алу белән мәшгуль.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев