Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулы районында, буран сәбәпле, М5 трассасы участогы ябылды

Хәрәкәт республиканың Бөгелмә һәм Баулы районнарында чикләнде.

Татарстанның ике районында, буран булу сәбәпле, барлык транспорт төрләре өчен М5 трассасы участогы ябылды. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

"Һава шартлары начар булу сәбәпле, бүген 07.00 дән 09.00 сәгатькә кадәр "Урал" М5 трассасы участогында барлык төр транспорт чаралары өчен хәрәкәт чикләнә, – дип аныкладылар Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Хәрәкәтне чикләү республиканың Бөгелмә һәм Баулы районнарында 1194нче чакрымнан 1280нче чакрымга кадәр кертелә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/17/178969/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев