Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулы районы “Татарча диктант” мәгариф акциясенә кушыла

26 сентябрьдә бөтен дөнья буйлап “Татарча диктант” дип исемләнгән белем бирү акциясе узачак.

"Татарча диктант"та теләге булган һәркем катнаша ала. Мәктәп укучылары өчен акция район мәктәпләрендә узачак, шәһәр халкы ике мәйданчыкта – үзәк китапханәдә (Гоголь ур., 21) һәм шәһәр китапханәсе – 1 нче филиалда (Чапаев ур., 2А йорт) катнаша алачак. Акция башлану вакыты –10.00. Акциягә авыл халкы да кушыла ала, анда чара җирле мәктәпләрдә узачак.

Акциядә катнашу өчен 89179130395 номеры буенча шалтыратып теркәлергә кирәк.

Диктантны өйдә дә язарга була. Быел диктант онлайн режимда, ТНВ-Татарстан яки ТНВ-Планета каналлары аша укылачак.  Катнашу өчен түбәндәгеләрне башкарырга кирәк:

diktant.tatar сайтына керергә;

Бланкны йөкләтеп алырга һәм кәгазьдә бастырырга;

Онлайн трансляцияне ачарга;

Диктантны язып бетергәч, тикшерү өчен, бланкны сканерларга (яхшы сыйфатлы фотография) һәм tatarchadiktant@gmail.com адресына  яки ватсап номерына җибәрергә:

 Татарстан Республикасы өчен яздыртылган диктант текстын тикшерү: +7 953-483-77-11

РФ регионнары өчен яздыртылган диктант текстын тикшерү: +7 903-066-70-12

Чит илләр өчен яздыртылган диктант текстын тикшерү: +7 937-405-21-28

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X