Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулы районы авылында яңа суүткәргеч төзелә

Удмурт Ташлысы авылында су белән тәэмин итү системасын төзү-сузу эшләре башланды.

Удмурт Ташлысы авылының су белән тәэмин итү системасын реконструкцияләүгә республика программасы буенча 8,7 миллион сум акча бүленгән. “Совеременные технологии” дип аталучы подрядчы оешмасы эшкә керешкән инде. Эшләр планы буенча, быел дүрт чакырм озынлыктагы суүткәргеч линия сузачаклар, калган ике чакрымын киләсе елда төзү күздә тотыла. Быел Шәмәй һәм Бакалы авылларында да су белән тәэмин итү программасы буенча проект-тикшеренү эшләре үткәрелә. Аннары әлеге торак пунктлар су белән тәэмин итү системасы төзү программасына кертелергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев