Баулы районы авылларында Сабантуй бәйрәменә әзерлек башланды
Сабан туена берничә көн кала, элек-электән килгән матур йола – бирнә-бүләк җыю йоласы башкарыла. Күп җирдә ул сөрән салу буларак билгеле. Бу йоланы “яулык бәйрәме”, “сөлге җыю”, “сөрән сугу” дип атаучы авыллар да бар.
Баулы районында Сабантуй бәйрәменең көннәре 8 һәм 9 июньгә билгеләнгән. 8 июнь – шәһәрдә, 9 июнь – авылларда.
Шул уңайдан Мортаза авылында 30 май көнне “Бирнә җыю” йоласы үтәчәк. Авыл яшьләрен катнашырга чагыралар. Башлана сәгать иртәнге унда.
Ә Кызылъяр авылында мәдәният йорты җитәкчесе Ленир Дәүләтшин әйтүенчә – бәйрәмгә бүләк җыю якшәмбе, 2 июнь, оештырылачак.
Ата-бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләрне саклап калыйк!
Фото: “Баулы-информ” архивы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев