Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Айгөл Фазыйлованың улы Яңа елны яңа өйдә каршы алды

Яман чирдән вафат булган Айгөл Фазыйлованы Татарстанда гына түгел, хәтта чит илдә дә беләләр хәзер.

Яман чирдән вафат булган Айгөл Фазыйлованы Татарстанда гына түгел, хәтта чит илдә дә беләләр хәзер. Аның баласын тәрбиягә алырга теләүчеләр дә күп булды. Әмма Айгөлнең әнисе ягыннан туганнары, баланы үзебез үстерәбез, диләр.

“ВТ” журналисты да кечкенә Әмирнең хәлен белешеп торды.

Сабыйны әлегә кадәр Рәхилә апасы тәрбияләп торса, ул Яңа ел алдыннан Айгөлнең абыйсы гаиләсенә кайтып китте. Алар Татарстанның бер районында яшиләр. Биредә Әмирне район башлыгы да, укытучылар да, күрше малайлар да көтеп торган. Үзе дә сөенеп кайтты.

– Артык игътибардан да арыган идек. Бала белән урамга да чыгып булмый. Бармак төртеп, бу бит Әмир, дип күрсәтәләр. Соңгы вакытта күчтәнәч бирүчеләр дә, бүләк китерүчеләр дә күп булды. Бала бозылып бетә язды. Туганнарымда яшәү аңа бик яхшы булачак. Аякларым төзәлгәч, мин дә янына кайтырмын, каникулларда Казанга чакырырмын, – ди Рәхилә апа.

Әмир кайтуына аңа дигән бүлмәне җиһазлап куйганнар. Күбесе Айгөлнең үзенеке икән. Малайның әнә шуңа да күңеле күтәрелгән.

“Безгә бернинди ярдәм дә кирәкми. Акча да җыймасыннар. Безнең хакта язмасыннар да. Баланы тынычлыкта үстерәсе килә. Аның аякка бастырырга мөмкинлегебез җитә”, – ди яңа опекуннары.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/press/09-01-2020/ayg-l-fazyylovany-uly-ya-a-elny-ya-a-yd-karshy-aldy-vatanym-tatarstan-gazetasy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев