Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

520дән артык баулылы социаль түләүләрсез калган

Салым буенча бурычлары булган баулыларга быелның 1 гыйнварыннан социаль түләүләр бирү туктатылган.

Социаль яклау идарәсе начальнигы Светлана Аджалова сүзләренә караганда, социаль түләүләр туктатылу Татарстанның дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгән хезмәт ветераннарына, күп балалы гаиләләргә, шулай ук балалар пособиесе алучыларга кагыла.

Хәзерге вакытта 520дән артык баулылыга социаль түләүләр бирү туктатылган. Салым буенча бурычы булган кешеләргә бурыч турында СМС-хәбәр җибәрелгән.

Светлана Аджалова әйткәнчә, салым түләп, пеня турында онытучылар да кабат бурычлылар исемлегенә эләгә.

Кеше 90 көн эчендә салым бурычын түләмәсә, аңа бу өч ай өчен социаль түләүләр бирелми. Ташлама рәсмиләштерергә яңа гариза белән кабат социаль яклау идарәсенә мөрәҗәгать итәсе була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев