Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Җылылык сезонына әзерләнәләр

    Җылылык сезоны башланырга да күп калмады. Бүгенге көндә үзәкләштерелгән җылыту системасын опрессовкалау эше бара, йортларның 95 процентында бу башкарылган инде.

    Баулы районында 201 күпфатирлы йорт исәпләнә, аларның 126сында – үзәкләштерелгән җылыту, 74ендә – индивидуаль җылыту.

    – Җылылык сезонына әзерлек кысаларында төтен юллыкларын, вентиляция каналларын да тикшерелә, әзерлек паспорты тутырыла, – дип сөйләде “Хезмәткә дан”га район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Илнар Вәлиев.

    Җылылык 10 котельнаядан бирелә, аларның 80 проценты сезонга әзер.

    Мәгариф объектларының әзерлеге – 40 процент, сәламәтлек саклау объектлары – 76 процентка, мәдәният бүлеге – 91 процентка, социаль яклау бүлеге – 100 процентка, спорт объектлары 91 процентка әзер. Кайбер объектларда ремонт эшләре әле дәвам итә.

    Реклама

    – Әзерлек штат режимында бара. Кайнар су белән тәэмин итү челтәрләрен тикшергәндә, проблемалы участоклар ачыкланды, аларда кальций утырган урыннар бар, бу суның үтүен кыенлата. Берничә участокта торбаларны алыштырырга туры килде, – дип хәбәр итте Илнар Вәлиев. – Шулай ук котельнаяларда җитешсезлекләр булды, алар инде бетерелде.

    Фото: yandex.ru

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: