Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Өй иясе чәч кисүне яратмады

    Өйдәге барлык сәер хәлләр дә кечкенә кызыбызның чәчен кыска итеп кисеп кайткач башланды. Йоклаганда ишек ачылган тавышлар, кранда су агып алу, хәтта ут яндырып, сүндереп алулар. Димәк, йорт иясе яратмады.

    Кечкенә кызыбызны без көтеп алдык. Бала кечкенәдән үк бик тыныч булды. Иртән уянса да “гөр-гөр” килеп сөйләшеп, уйнап ята иде. Кызыбызга дүрт айлар тирәсе. Бервакыт йоклаган балага күз салыйм дип ишекне ачсам, кызым идәндә. Егылып төште дисәм, елаганын да ишетмәдем. Иң гаҗәбе – аның кулында икенче бүлмә диванында калган уенчыгы иде. Андый хәлләрне сөйли китсәм, алар байтак. Ә иң кызыгы һәм гаҗәбе – кызыбызның чәче үсә башлагач күзәтелде. Баштагы вакытларда бала иртән торганда, аның чәче бер якка кул белән сыпырып тарап куйган кебек була иде, толымнары барлыкка килгәч, иртән торуга аның чәче оста итеп үреп куела башлады. Баштарак бераз курыккан идек, аннары тынычландык. Халык телендә сөйлиләр бит, имеш абзарда мал иясе атны яратса, ул аның ялын үреп куя. Димәк, безнең кызыбызны да йорт иясе ярата. Ул аны еласа юата, аның белән уйный, егылудан саклый. Мин андый әйберләргә ышанмый идем, тик яши-яши ышанасың икән. Җирдә кешеләр генә түгел, ә тагын ниндидер “көчләр”, “ияләр” бар.

    Җәй кызу килде. Балага куе һәм озын чәч белән кызудыр дип уйлап, мин кызымның чәчен кыска итеп кистереп алып кайттым. Ишекне ачу белән залда “шап” иткән тавышка йөгереп кердек. Өстәлдә утырган гөл савыты егылып төшеп, челпәрәмә килгән иде.

    Шул көннән башлап безнең өйдә тынычлык югалды кебек. Йоклаганда ишек ачылган тавышлар, кранда су агып алу, хәтта ут яндырып, сүндереп алулар. Димәк, йорт иясе кызымның чәчен кисүебезне яратмады. Ярый әле бу хәлләр озакка бармады. Кызыбызның чәче яңадан үсте, тик аны инде башка иртән торуына алай итеп матурлап үреп куючы булмады.

     

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: