Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Баулылар туры эфирга кушыла ала

    20 гыйнварда Татарстанда, ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева катнашында, “Игътибар! Бала югалды” темасына туры эфир үткәрелә.

    Иртәгә, Республика оператив штабы аккаунтындагы туры эфирда балаларның өйдән китү сәбәпләре турында сүз барачак. Шулай ук туры эфирда “ЛизаАлерт” эзләү-коткару отряды вәкилләре дә чыгыш ясаячак.

    Реклама

    Туры эфир сәгать 9да башлана. Аны Республика оператив штабы һәм “ЛизаАлерт” отряды аккаунтларыннан карарга мөмкин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: