Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Баулыда "СССР да ясалган" күргәзмәсе эшли

    Баулының туган якны өйрәнү музеенда үзенчәлекле күргәзмә эшли башлады. “СССРда эшләнгән” дип исемләнгән әлеге күргәзмә илебез тарихының тулы бер чорын колачлаган.

    –Күргәзмә Совет чоры истәлекләрен чагылдыра, – дип сөйләде музейның фәнни хезмәткәре Кадрия Гыймазова. – Быел СССР  таркалганга утыз ел, ә киләсе елга ул оешканга йөз ел тула. Шул уңайдан истәлекләргә, хатирәләргә бай күргәзмә оештырдык.
    Күргәзмәгә бу юлы өлкән яшьтәгеләр чакырылган иде.  Районның ветераннар хәрәкәте активистлары анда куелган һәр экспонатның аларның балачагын, совет чоры тормышының аерылгысыз истәлекләрен чагылдыруын әйттеләр. 
    –Күргәзмәгә килеп керү белән телефон аппаратына күзем төште. 70нче елларда безнең өйдә дә нәкъ шундый телефон бар иде, – дип сөйләде безгә Альбина Хәлиуллина. – Менә бу өстәлдә уенчыклар. Шулар белән уйнап безнең балалар үсте. Барысы да күңелгә якын. Уенчыклар гади булган, шул ук вакытта матур, күңелгә якын, аларны кулга алу күңелле. Бигрәк тә курчаклар матур иде. Хәзер андыйлар юк. 
    Баулылы Хәмит Зәйнәгытдинов күргәзмәне карап чыкканнан соң, үзенең беренче сыйныфка барган чагын исенә төшерде. Аның сүзләренчә, ул вакытларда һәр әйбер чыдамрак булган, көнкүреш әйберләре озак еллар хезмәт иткән.
    –Безнең чор кешеләре өчен бик кызыклы, эчтәлекле күргәзмә бу, – дип хисләре белән уртаклашты ул.– Челтәрләп үреп ясалган сетка-сумка дия идек, шул да бар. Аны күргәч, үземнең кибеттән кайткан чаклар искә төшә. Аңа салынган сөт, алмалар... никтер якын да, кадерле дә.
    Тарихчы Алексей Пронин әлеге күргәзмәдә үзенең укып бетерү турында таныклыгына тап булды. Яхшы билгеләренә генә укыган булуы хакында безгә дә горурланып сөйләде.
    Күргәзмәне оештыручы музей хезмәткәрләре һәр килгән кешегә шат. Алар әлеге күргәзмәгә шәхси әйберләрен дә куйган. 
    –Бу кечкенә аяк киеме (пинетка) минеке. Илле ел элек мин аны кигәнмен, – дип сөйләде музей хезмәктәре Кадрия Гыймазова. – Бу аяк киемне әнием саклаган. Аннан үземә бирде. Ул шулкадәр уңайлы һәм чыдам. 1971 нче елда тегелгән. 
    Күргәзмәгә килгән һәр кеше шул чор вакытларын сагынып сөйләргә әзер иде. Алар сүзләренчә, һәр әйбердән җылылылык, гадилек һәм уңайлылык бөркелә. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: