Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Баулыда “Гырон Быдтон-2022” булачак

    Бәйрәмдә танылган артистлар чыгышы да көтелә.

    “Быел 2 июльдә безнең районда “Гырон Быдтон” удмурт мәдәнияте республика бәйрәме үткәреләчәк, – дип, мәгълүмат бирде Баулы районы администрациясе башлыгы Ильяс Гозәеров. – Чарага Татарстан халыклары ассамблеясы вәкилләре, Татарстан удмуртлары милли-мәдәни автономиясе, Удмуртиянең мәдәният һәм милли сәясәт министрлыклары вәкилләре килүе көтелә”.

    Ильяс Гозәеров сүзләренә караганда, бүгенге көндә Татарстанның инде 15 районы чарада катнашырга теләк белдергән. Бәйрәмдә төрле интерактив мәйданчыклар, удмурт милли ризыклары һәм эчемлекләре лавкалары, кунак ишегаллары эшләячәк, декоратив-гамәли сәнгать буенча мастер-класслар, этнографик бию марафоны, конкурслар һәм уеннар үткәреләчәк. Шулай ук “Айкай” удмурт дәүләт фольклор җыр һәм бию театры, “Буран әбиләре” фольклор коллективы, “Эктоника” удмурт эстрадасы яшь артистлары һәм башка артистлар катнашында концерт та күздә тотыла.

    Реклама

    Фото: https://photo.tatar-inform.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: