Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Баулыда “Ел укытучысы-2021” конкурсы узды

    Конкурсның район этабында шәһәр һәм авыл мәктәпләреннән 15 укытучы катнашты.

    Чара Баулының 7нче мәктәбендә укучыларның чыгышлары белән башланып китте. Алар конкурсантларга, үзләре мисалында, мәгарифнең ерак заманнардан алып, бүгенге көнгә кадәр ничек үсүен күрсәттеләр. Конкурста яшь укытучылар да, зур педагогик стажы булган тәҗрибәле укытучылар да катнашты. Катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина сәламләде.

    – Укытучы һөнәре бүгенге көндә тагын да креативрак, тәҗрибәлерәк һөнәргә әйләнде. Хәзер һәр укытучы – гади укытучы гына түгел, ул иптәш тә, әни дә, әти дә, остаз да, – диде ул. – Хөрмәтле укытучылар, мин сезнең үзгәрә торган шартларга тиз яраклашуыгызны телим. Дөнья бик тиз үзгәрә: хәзер балалар да, әти-әниләр дә башка. Мин һәрвакыт сезнең марканы тотуыгызны, укытучы исемен горур йөртүегезне телим, ә моның өчен күп хезмәт куярга кирәк. Яңа ачышлар, яңа белем белән генә сез лаеклы абруйга ирешерсез.

    Укытучы һөнәре авыр, әмма шул ук вакытта мактаулы да. Конкурсны үткәргәндә, өч көн дәвамында бишәр укытучы ачык дәрес алып барды һәм мастер-класслар күрсәтте. Һәр укытучының үз методикасы, балаларга үз карашы. Бу көннәрдә укытучылар үзләренең һөнәри осталыкларын, күнекмәләрен күрсәттеләр. Ә конкурс эшләренең барышын жюри әгъзалары күзәтте.

    Лилия Латыйпова – 2нче урта мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы. Ул, Алабуга дәүләт педагогика институтын тәмамлап, 32 ел дәверендә башлангыч сыйныфлар укытучысы вазифасын башкара. “Ел укытучысы” бәйгесендә беренче тапкыр катнаша.

    – Миңа укытучы булу ошый, – ди Лилия Мөкъсин кызы. – Минем зур тәҗрибәм бар. Хәзерге балалар актив, ачык һәм кызыксынучан, алар белән эшләве үзе бер рәхәт. Балалар белән эшләү теләсә кайсы вакытта зур әзерлек таләп итә. Укытучы һәрчак белемен арттырып торырга тиеш, һәм, минем уйлавымча, бу конкурс гомуми үсешкә, ниндидер методикаларны, алымнарны өйрәнүгә ярдәм итә. Боларның барысы да миңа эшемдә кирәк булачак.

     “Ел укытучысы-2021” конкурсының  өч көн дәвам иткән район этабында  3нче мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Светлана Тәхаутдинова һәм 1нче мәктәпнең музыка укытучысы Регина Бекерова җиңүче дип табылды.

     

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: