Реклама
27 гыйнварга булган мәгълүматка караганда, Татарстанда коронавирус инфекциясенең яңа 378 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле, Татарстанда 46 618 кешедә COVID-19 ачыкланган. Ә бүген бу диагноз 378 кешегә куелган. 50 кеше – хастаханәдә, 328 кеше өендә дәвалана.
Авыручыларның күбесе Казанда – 213 кеше. Татарстанның көньяк-көнчыгышында 9 очрак ачыкланган. Азнакай һәм Баулы районнарында – 2шәр, Әлмәт һәм Зәйдә – 1әр очрак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз