Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • «Зур этнографик диктант» халыкара акциясе бишенче тапкыр узачак

    Диктант 3 ноябрьдән 8 ноябренә кадәр уздырыла. Үткәрү форматы - ОНЛАЙН.

    Техник мөмкинлекләре булмаган, әмма катнашырга теләгән кешеләр 3 ноябрьдә 10.00 сәгать үзәк китапханәгә килеп яза ала (Баулы шәһ., Гоголь ур., 21а). Анда онлайн-форматта диктант язу өчен мәйданчык оештырылачак. Өстәмә мәгълүмат 8(85569) 5-63-09 телефоны буенча.

    Диктантның биремнәре тест рәвешендә биреләчәк. Аның гомумфедераль өлеше, Татарстанга кагылышлы өлешләре булачак.

    Диктантны үтү вакыты - 45 минут.

    Катнашучы сертификаты, нәтиҗәләрне күрсәтеп, Диктант узганнан соң ук бирелә.

    Тулырак: https://bavly.tatarstan.ru/index.htm/news/1856890.htm

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: