Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Юл билгеләре тәртипкә салына

    Шәһәр башкарма комитеты шәһәрдәге юл билгеләрен тәртипкә сала. Энгельс урамында "Тукталу тыела" һәм "Төнге вакытта тукталу тыела" дигән 5 билге барлыкка килде инде, аларга тагын ике билге өстәләчәк.

    Озакламый андый билгеләр Гоголь урамында да куелачак. ЮХИДИ идарәсе юл хәрәкәтен оештыру проектын раслагач, шәһәр башкарма комитеты яңа юл билгеләренә заказ биргән. 4000 яңа билге кую һәм булган 1000 юл билгесен үзгәртү күздә тотыла. Билгеләр урнаштыруга төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе җәлеп ителгән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: