Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Йортның билгеләнешен ничек үзгәртергә?

    Әле күптән түгел генә бакча йортының билгеләнешен үзгәртү милек хуҗасы өчен мәшәкатьле иде. Кагыйдә буларак, моны суд тәртибендә хәл итәргә туры килә иде. Әмма узган елның гыйнварыннан гамәлгә кертелгән Бакчачылык һәм яшелчәчелек турындагы законда бакча йортын – торак йорт, торак йортны бакча йорты дип тану мөмкинлеге каралган, дип хәбәр итә Татарстан Росреестры.

    Моның өчен, йорт милекчесе җирле үзидарә органына түбәндәге документлар белән мөрәҗәгать итә ала:

    бакча йортына яки торак йортка хокук билгели торган документ, гариза;

    – объектның техник торышын тикшерү буенча бакча йортының ышанычлылык һәм куркынычсызлык таләпләренә туры килүен раслый торган бәяләмә;

    – бакча йортын торак йорт дип таныган очракта, объектның техник торышын тикшерү буенча бәяләмә;

    – өченче затның нотариуста расланган ризалыгы.

    Документларның тулы исемлеген башкарма комитетларның рәсми сайтларыннан карарга мөмкин.

    Вәкаләтле орган әлеге документларны гариза тапшырганнан соң 45 календарь көн эчендә карарга тиеш.

     

    Госпошлинаны дөрес түләү зарур

    Госпошлинаны, теркәү гамәлләре кемгә карата башкарыла, шул кеше түләргә тиеш. Шулай ук аның вәкиле дә түли ала, бу очракта түбәндәге шарт үтәлергә тиеш: түләү документларында  госпошлина дәүләт органына мөрәҗәгать иткән шул кеше тарафыннан аның шәхси акчалары хисабына түләнгәнлеген күрсәтү зарур. Госпошлинаны юридик мөһим гамәл башкарылган урында акчалата яки банк картасы ярдәмендә түләп була. Иң оптималь вариант – пошлинаны Күпфункцияле үзәк белгеченә мөрәҗәгать иткәннән соң түләү.

    Госпошлина өлешчә яки тулысынча түбәндәге очракларда кире кайтарылырга мөмкин:

    – Госпошлина артык түләнгән очракта, түләнгән һәм билгеләнгән госпошлина күләме аермасы кире кайтарыла.

    – Госпошлина түләгән кешеләр юридик мөһим гамәл башкарудан Росреестрга мөрәҗәгать иткәнче баш тартса, түләнгән госпошлина тулы күләмдә кире кайтарыла.

    – Күчемсез милеккә хокукны дәүләт теркәвен, хокукны чикләүне, килешү якларының тиешле гаризалары нигезендә милек белән бәйле килешүләрне туктату турында гариза тапшырылган очракта, госпошлинаның яртысы кире кайтарыла.

     

    Күчемсез милек рәсмиләштерү белән бәйле мәгълүматны ведомствоның рәсми сайтыннан (rosreestr.tatarstan.ru) “Для граждан и организаций” бүлегеннән карарга була. Росреестр хезмәтләре буенча  8-800-100-34-34 бушлай телефоны аша да консультация алырга мөмкин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: