Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Яшь баулылы пенсионерны талаган

    Эшсез ир-атның ашыйсы килгән, күрәсең.

    Баулы районында таныш булмаган кеше пенсионерның ишеген шакыган. Чакырылмаган кунак олы кешегә суккан, пычак белән куркытып тәмәке, 380 сумлык азык-төлеген урлаган.

    Бу турыда "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы ТР буенча эчке эшләр министрлыгына таянып хәбәр итә.

    Җинаятьләр эзләү хезмәткәрләре 1994 елда туган беркайда эшләмәүче егетне тоткарлаганнар. Пычак белән урланганның бер өлеше алынган.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: