Реклама
Кичә иртән янгын сүндерүчеләргә ашыгыч рәвештә Баулы шәһәренең Крупская урамына чыгарга туры килә - анда торак йортта янгын чыга.
Урынга янгын сүндерүчеләр, полиция, ашыгыч ярдәм килә. Баулы районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы Игорь Барабановның мәгълүматларына караганда, янгын вакытында йортта беркем дә булмаган. Янгын сәбәпләре ачыклана.
Фотолар http://vk.com/bavlyst сайтында
Айгөл Идиятуллина фотосы
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз