Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Яңа елдан нинди үзгәрешләр көтелә?

    Ана капиталы 3,7 процентка индексацияләнә. Беренче балага түләү 466 617 сумнан 483 882 сумга, икенчегә 616 617 сумнан 639 432 сумга арта. Беренче балага ана капиталы алынса, икенчесе тугач, 155 550 сум бирелә. Пенсияләр исә 6,3 процентка индексацияләнәчәк, уртача түләү 17 444 сумны тәшкил итәчәк.

    Алкоголь һәм сигаретка акцизлар күтәрелә. Папирос һәм сигаретның бер мең данәсенә 2359 сумга, вейп һәм электрон сигаретның бер данәсенә 60 сумга кадәр арта. Финанс министрлыгы бәяләмәсе буенча, бер кап тәмәке 20 сумга артачак. Алкогольгә акциз 4 процентка күтәрелер дип көтелә. Бөтен спиртлы эчемлекләр «Гознак» махсус маркасы белән сатылачак. Ә документлар алмашы цифрлы булачак.

    Хезмәт министрлыгы хатын-кызлар өчен тыелган һөнәрләр исемлеген кыскарткан. Хәзер алар парашютчы да, электропоезд машинисты да, машина ремонтлаучы слесарь да, тракторчы да була ала.

    2021 елдан эшкә урнашканда кәгазь хезмәт кенәгәләрен бирмәячәкләр. Бөтен мәгълүмат электрон форматта сакланачак. Кемнәр эшли, алар эш бирүчегә кайсы хезмәт кенәгәсен сайлавын хәбәр итәргә тиеш.

    Елына 5 млрд сум акча алучыларга НДФЛ ставкасы 13тән 15 процентка арттырылды. Әлеге акча сирәкочрый торган авыру белән чирләүчебалаларны дәвалауга китәчәк.

    Гыйнвардан өйдән торып эшләү турындагы канун үз көченә керә. Ул даими һәм вакытлыча да булырга мөмкин. Әмма хезмәткәрне өйдән торып эшләүгә күчерү хезмәт хакын киметү өчен нигез була алмый. Эш бирүче гадәттән тыш хәлләр килеп туган очракта, әйтик пандемия булганда хезмәткәрне аның ризалыгыннан башка гына дистанцион эш режимына күчерә ала, әмма ул тиешле җиһазлар белән тәэмин итәргә яки чыгымнарны капларга бурычлы.

    1 апрельгә кадәр федераль министрлыклар һәм ведомстволарның үзәк аппаратында 5 процент хезмәткәрне кыскарту көтелә. Территориаль органнарда – 10 процент. Бу документ белән бер вакытта министрлыклар бүлекчәләрендә хезмәткәрләрнең минималь күләмен дә (әмма 40тан да ким түгел) билгеләделәр, хезмәт һәм агентлыкларда – 25тән азрак түгел, департамент һәм идарә бүлекләрендә – 5тән дә ким түгел.

    Машина йөртүчеләр аптечка өчен товарларны мөстәкыйль алачак. Әлегә кадәр аптечка җыелмасын әзер килеш алалар иде. Аптечкада бер тапкыр кулланыла торган ике битлек, ике медицина перчаткасы, кан туктата торган жгут, киңлеге 5 см булган дүрт һәм киңлеге 7 см булган 3 бинт, стериль марлялар, лейкопластырь һәм кайчы булырга тиеш.

    Янгын режимына каршы яңа кагыйдәләр буенча, гомуми кулланылыштагы җирләрдә генә түгел, торак пунктында шәхси йорт ишегалдында да учак ягу тыела. Әмма ул мангалда шашлык пешерүгә кагылмый. Моннан тыш халыкка йортка якын булган территорияләрдә яна торган калдыклар чүплеге булдыру тыела. Янгын чыгуга китерсә, 5 мең сум штраф яный.

    Күпфатирлы йортларда яшәүчеләргә шәхси әйберләрен янкорма яки подвалда саклау тыела. Цоколь каттагы тәрәзәләрдә рәшәткәләр ачыла торган булырга тиеш. Шулай ук халыкка даими рәвештә газ плитәләренә техник хезмәт күрсәтү үткәрү мәҗбүри.

    Рестораннар клиентларына заказ биргән ризыкларының ничек әзерләнүе, ингредиентлар, ризык кыйммәте һәм порциянең авырлыгы турында хәбәр бирергә тиеш.

    Фото: pixabay.com

    Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/press/13-01-2021/ya-acha-yashi-bashlyybyz-ya-a-eldan-nindi-zg-reshl-r-k-tel-sh-ri-kazan-5798547

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: