Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Татарстанда һәлакәт: автомобиль таудан тәгәрәгән

    Юл-транспорт һәлакәте Әлмәт районында булган - салонда ике пассажиры булган автомобиль таудан аска тәгәрәгән.

    Урсалы авылыннан ерак түгел урында яшьләр ял итәргә таулы урында тукталган. Йөртүче машинаны кул тормозына куярга оныткан, шуның аркасында машина чокырга тәгәрәгән. Ул вакытта салонда булган яшьләрдән руль артындагы егет кенә сикереп төшеп кала алган. Ә салондагы ике кыз машинадан чыга алмый калган. Алар авыр тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатылган, дип яза intertat.ru.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: