Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Татарстан мәктәпләрендә коронавирус сәбәпле бер класс та ябылмаган

    Татарстанның барлык мәктәпләре гадәти режимда эшли.

    Бүгенге көндә республика мәктәпләрендә Covid-19 аркасында бер генә сыйныф та карантинга ябылмаган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

    «Без „дистантка“ [иск.ТИ — дистанцион укуга] беркемне дә күчермибез. Мондый карар мәктәп директоры, мәгариф бүлеге, яки Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан кабул ителә. Безнең яктан, авырулар саны буенча, ябылу һәм „дистанциягә“ күчерү турында бернинди күрсәтмәләр һәм карарлар бирелмәде», — диде Авдонина.

    Укучыларның 20 проценты ОРВИ белән авырса, сыйныф яки мәктәп бер атнага эшен туктатып торырга мөмкин. Авдонина бу хәлнең мөмкин булуын билгеләп үтте.

    Фото: pixabay.com

    Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/health/18-09-2020/tatarstan-m-kt-pl-rend-koronavirus-s-b-ple-ber-klass-ta-yabylmagan-5772596

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: