Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Табиб чәчтарашханәләрдә коронавирус йоктырмау ысуллары турында сөйләде

    Белгеч фикеренчә, бит белән бәйле процедуралардан баш тартырга туры киләчәк.

    Чәчтарашханәләрдә булганда маска куллансагыз, Covid-19 коронавирусы йоктырмаска мөмкин. Бу хакта югары категорияле табиб Лариса Алексеева сөйләде, дип хәбәр итә «Звезда»телеканалы.

    «Чәчтарашханәдә чәч кисү, прическа ясау кебек процедураларны гына башкара аласыз, башка процедуралардан тыелып тору кирәк»,  – дип билгеләде медик.

    Шул ук вакытта, табиб сүзләренә караганда, коронавирустан саклану өчен, керфекләр үстерү, биткә маскалар һәм пилинг ясау кебек процедуралардан баш тартырга туры киләчәк.

    «Контакт бик якын, һәм, әгәр дә чәчтараш авырса, авыруны сез дә йоктыра аласыз», – дип шәрехләп үтте Алексеева.


    Фото: http://pixabay.com

    Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/28-05-2020/tabib-ch-chtarashhan-l-rd-koronavirus-yoktyrmau-ysullary-turynda-s-yl-de

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: