Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Сөтнең сыйфаты турында дәгъваларны тыңлыйлар

    Сөт продукциясенең сыйфаты канәгатьләндермәсә, баулылар бу хакта “кайнар линия” номеры буенча хәбәр итә алалар.

    Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнарындагы территориаль бүлеге кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт тарафыннан 2020 елның 21 гыйнварыннан 4 февраленә кадәр сөт продукциясенең сыйфаты, иминлеге һәм яраклылык вакыты мәсьәләләре буенча “кайнар линия” үткәрелүе турында хәбәр итә. Барлык сораулар буенча 8(85569) 5-63-63, 5-63-62 номерларына шалтыратырга мөмкин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: