Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Сәламәтлек саклау ветераны зур юбилеен билгеләп үтте

    90 яшьлек юбилеен күп еллар Баулы Үзәк район хастаханәсендә эшләгән Прасковья Ивановна Владимирова билгеләп үтте.

    Хезмәт ветераны Прасковья Владимировнаның гомуми стажы 47 елдан артык. Район үзәк хастаханәсендә ул акушерка булып эшләгән, аның ышанычлы, тәҗрибәле, ягымлы куллары меңләгән Баулы балаларына дөньяга килергә ярдәм иткән. Ул инде күп еллар лаеклы ялда. Әмма намуслы хезмәте күп кенә пациентлар хәтерендә саклана.

    Бүген дә Правсковья Ивновна рух күтәренкелеген югалтмый. Аны котларга килгән кунакларны ул сөенеп каршы алды. Ветеранны юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илмира Хөснуллина һәм район үзәк хастаханәсе вәкиле котлады.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: